Владимир Путин Башкортстанда яшәүчеләрне дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми сайтында бастырылган. Ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Ватан алдындагы казанышлары өчен” Орденының икенче дәрәҗә медале белән Башкортстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры вазифаларын башкаручы Ирек Сәгыйтов бүләкләнде.
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Лука Крымский медале белән Республика клиник Перинаталь үзәге баш табибы Игорь Засядкин бүләкләнде.
“Русия Федерациясенең атказанган табибы” мактаулы исеме 2нче санлы Республика клиник хастаханәсенең лаборатория мөдире Марина Куриленковага, 2нче санлы Республика клиник хастаханәсенең бүлек мөдире Зөлфия Сафиуллинага, БР Республика балалар клиник хастаханәсенең бүлек мөдире Айрат Тимершинга һәм Стәрлетамак шәһәренең стоматология поликлиникасының баш табибы Рәҗәп Шакировка бирелде.
“Русия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” дигән мактаулы исем Уфа шәһәренең 13нче санлы шәһәр клиник хастаханәсенең шәфкать туташы Флүзә Галиевага бирелде.
Экстремаль шартларда медицина ярдәме күрсәткәндәге югары профессиональлек һәм фидакарьлек өчен Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасы табибы Ләйсән Абдуллина, Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсе рентген-лаборанты Зөлфия Әхмәрова, Республика балалар клиник хастаханәсе шәфкать туташы Динара Байгилдина бүләкләнде. Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсе табибы Рөстәм Батыров, Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсе табибы Резеда Булатова һәм башкалар Лука Крымский медале белән бүләкләнде.
“Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларының баш мөхәррире Фаил Фәтхтдинов “Ватан алдындагы казанышлары өчен” Орденының икенче дәрәҗә медале белән бүләкләнде.