-4 °С
Болытлы
Башкортстанның эчке эшләр министры Александр Прядкога полиция генерал-лейтенанты исеме бирелде. Русия президенты Владимир Путинның «Югары офицер хәрби исеме һәм югары җитәкчелек составының махсус исемнәре бирү турында» указы 2024 елның 6 ноябрендә Хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
Александр Александрович Прядко 1964 елда Чиләбе өлкәсенең Коркино шәһәрендә туа. Эчке эшләр органнарында 1994 елдан башлап эшли башлый.