Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 ноябрь , 10:48

"Кара җомга"га аз вакыт калып бара...

Шундый акцияләр вакытында товар сатып аласызмы?

"Кара җомга" - сәүдә мәйданчыклары хуҗалары тарафыннан төрле товарларга бирелгән зур ташламалар көне. «Кара җомга» хөрмәтенә ташламалар оффлайн кибетләр дә, онлайн кибетләр дә бирә. Быелгы “кара җомга” көннәрендә  электроникага һәм көнкүреш техникасына булган сорау онлайн-кибетләрдә 30 процентка артырга мөмкин. Бу хакта белгечләр хәбәр итте.

Аналитиклар фикеренчә, андый сәүдә нокталарында сатып алулар күләме 20-25 процентка артырга мөмкин. Белгечләр шундый ук процентка  кием-салымга һәм ак киеменә булган сорау да артачак дип исәпли. Йорт өчен товарлар һәм косметикага килгәндә, русиялеләрнең бу позицияләргә булган кызыксынучанлыгы 15-20 процентка кадәр артачак.

Элегрәк икътисадчы Елена Потрясаева “кара җомга” акциясе  һәм башка  эре сатулар көннәрендә ташламалар процентын арттыру өчен кайчак иске бәяләрне ясалма рәвештә арттыру бара, дип кисәткән иде. Шуңа күрә товарларның бәясен алдан күзәтеп барырга: аларны кәрзингә өстәргә һәм тикшереп торырга кирәк.

Узган "кара җомга" да русиялеләр барыннан да ешрак көнкүреш техникасы һәм электроника сатып алганнар. Ул вакытта мондый сатып алулар буенча уртача чек 62 процентка арткан һәм 26 мең сумнан артып киткән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: