Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 ноябрь , 16:31

Вейпларны аптекаларда сатарга җыеналар

Әле аларны сатучы киоскларны адым саен күрергә була. 

Электрон сигаретларны һәм никотинны китерү электрон чараларын (электронные средства доставки никотина –ЭСДН) аларны сатып алу мөмкинлеге табиб-терапевтлар рецепты   буенча даруханәләргә күчсен өчен, даруларга тигезләргә  кирәк. Бу хакта  Русия премьер-министры Михаил Мишустинга язылага хатка сылтанып, “Известия” хәбәр итә.

"Кулланучылар хокукларын яклау милли берлеге электрон тәмәке һәм ЭСДН-нарны дару чараларына тигезләргә, шулай ук аларны сатуны чикләргә тәкъдим итте. Оешмада мондый җайланмаларны даруханәләрдә генә сатарга кирәк дип саныйлар, өстәвенә табиб-терапевтлар рецептлары буенча”, — диелгән гаризада.

Русиядә бүгенге көндә 4,5 миллион кеше электрон сигаретлар тарта. Әйткәндәй, никотинны китерү электрон чараларына (электронные средства доставки никотина –ЭСДН) кагылышлы охшаш карарлар Франция, Финляндия, Япония һәм Австралиядә  кабул ителгән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: