Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 ноябрь , 19:22

Косметолог битен яшәрткәч, тәне эренли башлаган

Каш төзәтәм, дип күз чыгаручылар күбәйде. 

Косметолог битен яшәрткәч, тәне эренли башлаган
Косметолог битен яшәрткәч, тәне эренли башлаган

Хатын-кызларга яшь һәм матур күренү өчен косметологиядә хәзер нәрсә генә тәкъдим итмиләр. Аеруча "яшьлек" инъекцияләре – мезотерапия, ботокс, биоревитализация модада.

Уфада яшәүче Светлана да мезотерапия ясатырга — тире астына витаминнар кадатырга булган. Косметологны  ул интернеттагы "отзыв"лар буенча сайлап алган. Ләкин салонга баргач, ул табиб: "Әлегә мин буш түгелмен", - дигән, һәм пациентка уколларны үзенең ярдәмчесеннән кадаттырган. 

Икенче көнне Светлананың тән температурасы күтәрелгән, хәлсезләнгән. Косметолог исә аңа аллергиягә каршы дарулар эчәргә һәм тире өстенә җылы йомырка куеп торырга киңәш иткән.

Ай ярым чамасы вакыт үткәч, бу гади генә аллергия булмавын аңлаган Светлана, чөнки тән тиресе төзәлмәгән. Бите бозылып, хәтта эренләп, тишекләр барлыкка килгән. 

Светлана косметологны судка биргән. Мораль яктан зыян өчен Светланага 2 миллион сум акча түләттергәннәр һәм косметологка 1 млн сум штраф салыган.

Косметолог битен яшәрткәч, тәне эренли башлаган
Косметолог битен яшәрткәч, тәне эренли башлаган
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: