Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2024, 12:42

Алдагы бәйрәмнәрдә ничә кеше өйләнәчәге мәгълум булды

Көз – никахлар укыту һәм туйлар үткәрү вакыты.

Алдагы бәйрәмнәрдә ничә кеше өйләнәчәге мәгълум булды
Алдагы бәйрәмнәрдә ничә кеше өйләнәчәге мәгълум булды

4 ноябрьдә Русиядә халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә, һәм бу көнгә күп чаралар үткәрү планлаштырылган.”Башинформ” мәгълүмат агентлыгы юстиция буенча Дәүләт комитетына  бәйрәм көннәре 3-4 ноябрьдә күпме никах теркәләсен сорап мөрәҗәгать иткән.

- 4 ноябрь бәйрәм көне, шуңа ЗАГСлар эшләмәячәк, дүшәмбе көн ял көне. 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр теләүчеләрсаны  арту күзәтелми. Бүгенгә республика буенча никах теркәүгә 60 гариза бирелгән. 31 октябрьгә  2 гариза, (чөнки бу көн санитар көн) 1 ноябрьгә – 80, 2 ноябрьгә  – 85 гариза бирелгән.

Исегезгә төшерәбез: 2024 ел президент Владимир Путин карары белән гаилә елы дип игълан ителде.

Автор: Рәүф Идрисов

Ләйсән Каспранова фотосы.

Читайте нас: