Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2024, 15:22

“Урал энергетикасы” күргәзмәсенә рәхим итегез!

Уфада бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия энергетика форумын һәм 30нчы “Урал энергетикасы – 2024” халыкара күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.

   Чара “УФА ЭКСПО” комплексы мәйданында уза, анда бар ил киңлекләреннән эре сәнәгать оешмаларының һәм энергетика комплексының әйдәүче экспертлары катнаша.Үзләренең алдынгы технологияләре һәм эшләнмәләре белән Русиянең 100дән артык компаниясе килгән. Шулай ук Белоруссиядән, Кытайдан һәм Үзбәкстаннан кунаклар катнаша.

   Бу көнне Радий Хәбиров иң яхшы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды, шулай ук телекүпер аша Благовещенск районында “Юлдаш” подстанциясен эксплуатацияләүгә кертте. 

  Фото: glavarb.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: