Җәмгыять
30 октябрь 2024, 14:01

Бөрҗәнлеләр дәваханәдә кара тәнле табибны күреп гаҗәпләнгәннәр

Иң мөһиме - ул үз эшен яхшы белсен!

Бөрҗәнлеләр дәваханәдә кара тәнле табибны күреп гаҗәпләнгәннәрБөрҗәнлеләр дәваханәдә кара тәнле табибны күреп гаҗәпләнгәннәр
Бөрҗәнлеләр дәваханәдә кара тәнле табибны күреп гаҗәпләнгәннәр

Бу атнада Бөрҗән районы үзәк хастаханәсендә пациентларны яңа хирург кабул итә башлаган. Ул Нигерия гражданины Әхмәт Овал - Башкорт дәүләт медицина университетыннан Бөрҗән районына стажировкага килгән. 

Әхмәт Овал сөйләвенчә, хастаханәдә пациентларның күпчелеге аны күргәч, гаҗәпләнгән. Африка кешесенең авылга эшкә кайтуы күпләр өчен көтелмәгән хәл булган.

- Ни өчен монда эшләргә килүем белән кызыксыналар. Гомум алганда, монда бөтен шартлар да бар, миңа ошый. Халык та  әйбәт. Барысы да ярдәм кулын сузарга әзер, киңәш тә бирәләр, - дип тәэссоратлары белән уртаклашкан Әхмәт Овал.

Бөрҗән үзәк район хастаханәсенең медицина бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы Илнур Имангулов:

- Егетләр студент чакта Республика клиник психиатрия хастаханәсендә, Зубово ковид-госпиталендә һәм туберкулезга каршы диспансерда эшләделәр. Тәҗрибәләре җитәрлек. Алар бездә стажировка узачак. Әхмәт Овал - хирургия бүлегендә, ә икенчесе - Оеделе Абдулгазиз неврология бүлегендә эшли, – дип хәбәр иткән.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас