Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе кулланучыга бүләк сертификаты өчен акчаны кайтарырга ярдәм иткән.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, билгеле косметика һәм парфюмерия кибете челтәре сатып алучыга чираттагы тапкыр бәясе 2000 сумлык сертификат өчен акча кайтарудан баш тарткан. Бу хәлдән соң хатын күзәтчелек ведомствосына аның кулланучы хокукларын яклауны үтенеп мөрәҗәгать иткән.
"Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре судка мөрәҗәгать иткән. Аларның дәгъвасын яклаганнар һәм кулланучы файдасына уңай карар чыгарылган. Компания уфалы хатынга 2000 сумлык сертификат бәясен генә түгел, өстәмә 1750 сум күләмендә әхлакый зыян һәм штраф та түләткән", - диләр төбәкнең Роспотребнадзор идарәсендә.
Шундый хәлдә калган Башкортстан халкына ведомствоның кайнар линиясенә 8 800-77-50-170 шалтыратырга киңәш итәләр.
Чыганак: bashinform.ru