Җәмгыять
29 октябрь 2024, 08:25

Осталарның эшләрендә – Башкортстан табигате

“Шүлгәнташ”  музей комплексында кайнар эмальдән  ясалган уникаль эшләр күргәзмәсе дәвам итә.

Осталарның эшләрендә – Башкортстан табигатеОсталарның эшләрендә – Башкортстан табигате
Осталарның эшләрендә – Башкортстан табигате

    Җәй көне Бөрҗән районында узган беренче иҗади эксперименталь бөтенрусия симпозиумы нәтиҗәсендә музей фондында бай экспозиция барлыкка килде, ул Русиянең танылган рәссам- эмальерләрен берләштерде.

    Башкортстанда беренче тапкыр узган үзенчәлекле симпозиумга Санкт-Петербургтан рәссамнар Әнвәр Баһаветдинов һәм Анастасия Александрова, Грозный шәһәреннән Чечен  республикасының атказанган рәссамы Элита Дадакаева, Русиянең атказанган рәссамы Георгий Лиховидның укучылары Вероника Соколова һәм Анна Сохач, шулай ук башкорт рәссамнары Гөлназ һәм Инсаф Иксановлар һәм Азамат Гыйләҗетдинов килде.

    «Шүлгән-Таш» музеена килүчеләр киләсе елның февраленә кадәр кайнар эмаль эшләреннән күргәзмәне карап, рухи ләззәт алачак.  Ә мартта уникаль коллекция республика башкаласына юлланачак.  Күчмә күргәзмәне Уфаның берничә мәдәни үзәгендә көтәләр.

     

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас