...Быел 6 сентябрьдә Әбҗәлил районы Хәлил авылы мәчете гөлтләп, янып юкка чыккан иде. Бу хәл күпләрнең йөрәкләрен әрнетте. Бик матур, якты, җылы булган ул мәчет. Үзенә халыкны һәрвакыт тартып торган.
Әлхәмдүлилләһ, шөкер, Аллаһ юнен бирә! Тиз арада битараф булмаган таныш һәм таныш түгел замандашларыбыздан матди ярдәм җыелган. Ихлас, намуслы, ярдәмчел, эчкерсез кешеләр оешып, яңа мәчетнең бинасы күтәрелеп бетү алдында икән.
Фоторәсемдә 20 көн эчендә шлакоблок белән мәчетне күтәреп чыккан осталар: Баймак районы ир-узаманнары - Күчәй авылыннан Әхмәтов Юлай Әдгам улы, Кәримов Гали Филкать улы, Басай авылыннан Кәримов Булат Урал улы, Котлыгилдин Азамат Гыйбәт улы. Әбҗәлиллләр исеменнән: “Аларга рәхмәтләребезне, изге теләкләребезне җиткерәбез. Исән-сау булыгыз! Аяк-кулларыгыз сызламасын, иминлектә, җитеш тормышта гомер итегез! Аллаһ рәхмәтеннән аермасын сезне!” дип яза социаль челтәрдә Салават Ирназаров.