Җәмгыять
29 октябрь 2024, 06:34

Бәхетле пар. Рәфил +Зөлфия...

Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче.

Бәхетле пар.  Рәфил +Зөлфия...Бәхетле пар.  Рәфил +Зөлфия...
Бәхетле пар. Рәфил +Зөлфия...

 “Ике кеше дә үзен җаваплы хис итсә генә, ялкын сүрелми” дигән канатлы сүзләр быелгы Гаилә елына , мәхәббәткә һәм тугрылыкка мәдхия буларак аеруча туры килә. Ничек кенә гадәти яңгырамасын, кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора.

Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче.

   Мин шундый матур гаиләләрнең берсенә– 4 ел бергә Бәләбәй педагогия училищесында бергә белем алган курсташым Зөлфия Мөхәммәт кызы Гаскәроваларга юл тоттым. Уйларымда  аның белән беренче очрашу минутларын күз алдына китерәм.

 ...1975 ел, август ахыры. Без тулай торактан урын алырга тырышып йөргән сәгать.Озын чәчен,уртага аерып тарап, ике толымга үргән кыз белән очрашып, таныштык. Җитез,аралашучан,туры сүзле,үткер  итеп кабул иттем мин аны шул беренче күрүдә үк. Илеш кызы булуы белән күңелемә җылылык өстәде.Якташларбыз икән бит!

    Сагынганда бергә елашып, шаярганда күзләрдән яшьләр  атылып чыкканчы көлешеп,бәрәңге белән макаронны ару гына ашап, шау-гөр килеп,4 ел уку елын артта калдырдык. Укытучы булдык.Таралыштык.Илешнең икебез ике мәктәбенә эшкә тәгаенләндек.Тормышыбызның яңа этабы– үз- үзеңне эштә,кулдан килү –килмәүне “миргә” күрсәтү башланды.

    Инде күп еллардан соң  җай гына Зөлфия Мөхәммәт кызы белән аның гаиләсе турында әңгәмә корып утырабыз.”Бәхет кошың кайчан килеп кунды? Әйдә , шул турыда сөйләшик әле”, дим.

 –Һәрбер елга чишмәдән башлана бит, –дип сүзен башлады Зөлфия.–Мин Илеш районы Абдулла дигән искиткеч матур табигатьле авылда әткәм Мөхәммәт, әнкәм Фәниянең иң зур шатлыгы булып дөньяга килгәнмен. Әтиле кеше–аркалы кеше. Ни аяныч,әткәмнең аркасын миңа  12 яшькә тиклем генә тою насыйп булды. Безне, 4 сабыен, ятим калдырып, ул бик иртә дөнья куйды.

Әниебез тормыш мәктәбен иң югары баллга үткән кеше.Ул сабырлык, төгәллек,кешелеклелек үрнәге булып әле дә күңелем күгендә якты бер йолдыз булып яна. Мең рәхмәт аңа!

Берсеннән-берсе кечкенә  дүрт баланы кеше итү аның иң зур максаты булган.Без тук булдык,заманына күрә өстебез бөтен булды. Кечкенәдән үз хуҗалыгыбыздагы бар эшләрне энем-сеңелләрем белән бүлешеп , ярдәмләшеп, бер-беребезгә күз-колак һәм терәк булып үстек.Ике сеңлем белән мин укытучы һөнәрен сайласак,энем Нияз авыл хуҗалыгы белгечлеге дипломын алды. Югары белемле, уңган, булган туганнарым, язмыш сынауларына бирешмичә, ныклы адымнар белән тормыш сукмагыннан атлап  киләләр.

Җәннәт аналарның аяк астында, диләр. Без әнине зурлап, картлыгында тиешенчә кадер-хөрмәт күрсәтеп бетерә дә алмадык кебек  инде,чөнки ул безнең өчен тырышып, тормыш йөген зарланмыйча тартып, 62 яшендә үк бакыйлыкка күчте. Үзем әниемнең яшен үтеп киттем инде.Аллаһ теләсә, озакламый 65 не тутырам.

    Мәктәпне “бишле” билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, Бәләбәй педагогия училищесын, аннан соң Башкорт педагогия институтының чит телләр факультетын да тик яхшы билгеләргә тәмамлый Зөлфиябез.Училищеда укыганда комсорг буларак иң автив студент итеп танытса,эшли башлагач , һәр яңалыкның, башлангычның алгы сызыгында бара.Укытучы буларак балаларның мәхәббәтенә, ата-аналарның хөрмәтенә лаек була.Зөлфиядәге янып торган яшьлек ялкыны егетләрнең күңеленә сирпелә, әмма ул ымсындыргыч кына.Кыз ни җитте егетләргә карый торган түгел. Аның планкасы биек– әхлакый яктан камил,тотнаклы, тырыш егетне генә яр итү . Бу нисбәттән сөйгәне Рәфилгә бераз тырышырга туры килә инде кыз күңелен яулау өчен. Зөлфия белән Рәфил бер авылдан. “Кечкенәдән бер- беребезне күреп , белеп йөрсәк тә мин  аңа артык игътибар итмәгәнмен”, –дип сөйли Зөлфия.” Ә ул Рәфилнең күңелен күптән биләгән була инде. Армиягә киткәнче кыз күңеленә ачкыч таба егет. Дуслыктан башланган очрашулар мәхәббәткә әверелә.

– Атасына карап –улын ,анасына карап кызын коч, дигәннәр бит ата- бабалар. Рәфил матур гаиләдә тәрбияләнгән егет булгач, әнием һич икеләнми кулымны сорап килгән сөйгәнемә “Бәхетле генә булыгыз”, диде.

Ата-ана фатыйхасын алган яшьләргә зурлап туй үткәрелә.Эх, ул еллардагы туйлар! Бөтен милли йолаларны үтәп, матур итеп туганлашу туйлары иде бит ул чакта! 

–1983 елда мин өч бала тәрбияләп үстергән гаиләгә килен булып килдем. Бианам да илтифатлы, изге, йомшак күңелле кеше булды.Матур гына итеп аңлата, киңәшләрен җайлап кына бирә иде.Биатам да уңган кеше.Гомере буе юлда, алдынгы шофер. Ә минем Рәфилем балык кебек,сулыкларсыз яши алмый.

Ул зур сулыклар буенда үсмәсә дә,  чишмәләрне,елгаларны бик ярата. Кечкенә чакта бер җизнәсенең пароходка алып кереп күпмедер ара “йөздереп” кайтуы яшьүсмер чагында ук капитан булу теләген уята. Егет булгач та ул шушы теләк белән яши, Уфа елга училищесында белем ала, соңрак Мәскәүдә су транспорты академиясен тәмамлый.

Гөрләп үткән туйлардан соң гаилә башлыгы үзенең эшенә керешә, Зөлфиясе Дүртөйле районы Көшел сигезьеллык мәктәбендә  укыту эшен башлый.Бер-бер артлы гаилә яме, яшәү мәгънәсе, зур сөю җимешләре булып кызлары Айгөл, Алинә дөньяга килә.”Сөйгәнең белән шалашта да оҗмах”, дигәннәр бит.Кысан гына бүлмәдә яшәсәләр дә яшьләр күңелләрен төшермиләр.Ниһаять, сабырлыкны сынап җиде елдан соң гына яшь гаиләгә Благовещен каласыннан зур фатир бирәләр. Гаскәровлар анда дүрт ел яшәп,фатирларын  алышып Дүртөйлегә кире кайта.

Зөлфия Мөхәммәт кызы каланың бишенче санлы мәктәбендә эшен дәвам итә.Яшь педагог гел эзләнүдә,яңалыкны тиз эләктереп алуда.Ул –практик. Бу өлкәдә  тәҗрибә туплаган,үз-үзенә таләпчән, тыңгысыз, үтә дә төгәллек яраткан  педагогны 2008 елдан укытучыларның Дүртөйле районы профсоюз оешмасының рәисе итеп куялар. Шушы эштә  ул хаклы ялга киткәнче, 2021 елга тиклем эшли.

Ул күп санлы мактау һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Ә язмыш аны иң зур таянычы, сөйгәне Рәфиле белән кавыштырып ике кызы ,хатын-кыз бәхете –Ана булу бәхете белән бүләкләгән!

 Кызлары да әниләре кебек уңган. Гаиләләрендә сөекле әни, сайлаган һөнәрләре буенча алыштыргысыз белгечләр. Айгөл–табиб-терапевт, рентгенолог. Кияүе Рамил(ул теш табибы) белән өч бала гомер биреп ,тату гаилә булып яшиләр, тырышып дөнья көтәләр,Мәсәгутьтә үзләренең стомотолия клиникасын ачып уңышлы эшлиләр. Оныклары һәрьяклап үсештә: музыка, бию , спортны үз итәләр. Республика, Бөтенрусия күләмендә ярышларда катнашып, призлы урыннар  яулап, сөендереп кенә торалар.

 Икенче кызлары Алинә һөнәре буенча югары белемле экономист-хисапчы,ире Азатның ышанычлы тылы да,ике сабыена ягымлы әни дә.Бу яшь гаиләдә балалар әтиләре үрнәгендә ( ә ул полиция  хезмәткәре)тәрбияләнеп, яхшы уку белән бер рәттән спортны үз итәләр.

Бу гаиләдә әти ролен ачмасам да, ул биеклекне чамалагандыр инде укучым. Затлы булыр өчен көч каян килә дигән сорауга мин һичбер икеләнүсез: үз-үзеңне җиңеп, гел алга омтылып яшәүдә, тормыш тәҗрибәсенә таянып, килеп туган проблемаларны акыл белән чишүдә, аңлашып, бер-береңә хөрмәт белән яшәүдә дияр идем. Халкымда каршылыклы фикер кебек яңгыраган бер әйтем дә бар: “Ирне ир иткән дә –хатын, җир иткән дә – хатын”. Гаилә башлыгы чын ир, ирнең дәрәҗәсе үз биеклегендә булганда көч икеләтә арта, хатын-кызны бәхетле итә.

Рәфил 1978 елда хезмәт юлын “БашВолгатанкер”да икенче штурман, бераздан беренче штурман, ә 1994 елдан теплоход капитаны итеп билгеләнә. Балачак хыялы тулысынча тормышка аша! Рәфил Җәүдәт улы бүген дә йөзә.Агыйделе аны җибәрми. Дөресрәге,бүгенге көндә ул Башволгатанкер  компаниясенең Исмаилдагы ремонт пунктында начальник булып эшли. Аксакал авыл советы депутаты да .Үз эшенең нечкәлекләрен яшь буынга аңлатучы остаз да ул.Зөлфиясе – ышанычлы тылы,бәхет диңгезендәге энҗесе,бердәнбере.

Хезмәтенә күрә хөрмәте. Гомеренең 47 елын шушы тармакны үстерүгә багышлаган Рәфил Җәүдәт улы Волгатанкер пароходлыгының мактаулы хезмәткәре исеменә лаек була. Шулай ук  Русия судно йөрү палатасының Мактау билгесе ,”Волгатанкер алдындагы казанышлары өчен” истәлекле билгесе - тырыш хезмәт җимеше.Гаскәровларның заманча итеп, барлык шартлар тудырып салынган зур йортларының бер диварында гаилә  фотосы янында хезмәттә ирешелгән уңышлары өчен бирелгән саллы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары.

  Рәфил Җәүдәт улы төзегән йортның нигезе ныклы,эче нурлы,якыннарын җыйган түгәрәк өстәле зурдан. Бәхетле нигез.

Пар канатлар астында үсеп , буын ныгыткан балалары  чиксез бәхетле.

Буын дәвамы булган оныклар да бик бәхетле. Бу тормышта алар да сынатмаслар.

Галимә Вәлиуллина.

Фотолар гаилә архивыннан.

 

 

 

                                                                                   

Бәхетле пар.  Рәфил +Зөлфия...
Бәхетле пар. Рәфил +Зөлфия...
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас