Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 октябрь 2024, 21:04

Радий Хәбиров этнотуризм форумында катнашты

28 октябрьдә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 27-29 октябрьдә республика башкаласында узучы этнотуризм буенча IV Халыкара форум мәйданчыгында илнең туриндустрия экспертлары белән очрашты. Чарага Русиянең 50дән артык төбәге, шулай ук Белоруссия һәм Абхазия вәкилләре җыелды

Очрашу алдыннан Башкортстан Башлыгы Конгресс-холл фойесында оештырылган Халык-сәнгать һөнәрләре күргәзмәсен карады. Радий Хәбиров, аерым алганда, «Кирач» иҗат студиясе җитәкчесе, аургазы күппрофильле көллияте укытучысы Зәки Нагаев белән аралашты, ул төбәк җитәкчесе визитыннан соң остаханә яңа дәрәҗәгә күтәрелде, дип сөйләде.

Моннан тыш, төбәк җитәкчесенә Башкортстан башкаласының 450 еллыгына чыгарылган “Уфаны өйрән» балалар өстәл уенын тәкъдим иттеләр. Ул балалар бакчаларында тәрбия-белем бирү эшчәнлеген төрләндерергә ярдәм итә һәм гаилә ялы өчен файдалы. Радий Хәбиров шулай ук Архангель районы фермеры Андрей Алексеев продукциясе белән танышты. Аның хуҗалыгы үлән чәе, табигый киптерелгән җиләкләр җитештерү буенча махсуслашкан.

Туриндустрия вәкилләре белән очрашуда Башкортстан башлыгы ассызыклаганча, Уфа 2022 елдан алып  этнотуризм буенча форумны кабул итә. Төбәк җитәкчесе чараның көн тәртибенең актуальлеген билгеләп үтте һәм тармак үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

Чыганак: glavarb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: