Башкортстанда 2024 елның 1 гыйнварыннан 27 октябренә кадәр дөньяга килгән сабыйларга кушылган иң сирәк һәм иң популяр исемнәрен атаганнар.
Исемлекне ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы бастырган. Әйтик, яңа туган кыз балаларга Элалия, Линда, Аэлита Алтынай, Патрисия һәм Аилә дип кушучылар булган.Малайларга: Ильян, Хәсәнбой, Сафуан, Мөхәммәд Али һәм Саньяр.
Иң популяр һәм еш кушыла торган исемнәр: Әминә (379), Арина (308), Эмилия(319), Әмир (480), Тимур (311), Артем (305), Марк (304).
Чыганак: Башинформ
Фото: Ксения Калинина.