Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 октябрь 2024, 14:21

Алан Марзаев урынына кемне куюлары билгеле

Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Стәрлетамак хакимиятенең элеккеге башлыгы Рөстәм Газизов Башкортстан Башлыгы Указы белән республика Хөкүмәте вице-премьеры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Указ аңа кул куелган көннән, 2024 елның 28 октябреннән үз көченә керә.

"Газизов Рөстәм Фәрит улын Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләргә", – диелә төбәк җитәкчесе Указында. Рөстәм Газизов торак-коммуналь хуҗалык, транспорт һәм төзелеш мәсьәләләре белән җитәкчелек итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның ноябрендә Газизов Стәрлетамак хакимияте башлыгы итеп билгеләнде. Бу вазифада ул 2024 елның 21 октябренә кадәр эшләде. Рөстәм Газизов Уфа хакимияте башлыгының сәнәгать комплексын үстерү буенча беренче урынбасары иде.

Белешмә.

Рөстәм Фәрит улы Газизов 1983 елда Чишмә районында туган. Уфа авиация университетын һәм БР Президенты каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясен тәмамлаганнан соң берничә муниципаль һәм коммерция предприятиеләрендә эшләгән. Газизов дүрт елын Уфаның Калинин районы хакимиятендә эшләүгә багышлый: ерак территорияләр белән эшләү бүлеге начальнигы, җәмәгатьчелек белән элемтә һәм кадрлар буенча башлык урынбасары, шулай ук халык белән эшләү буенча башлык урынбасары була. 2015 елның язында Рөстәм Газизов БР Башлыгы идарәсенә күчә, анда иҗтимагый-сәяси үсеш өлкәсендә эшли. Шулай ук Уфа идарәче кадрлар резервында тора. 2011 елда “Дәүләт һәм муниципаль идарә" белгечлеге буенча БР Президенты каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясен тәмамлаган. 2017 елдан Уфа хакимияте башлыгы урынбасары була, күпмедер вакыт башкала мэры вазифаларын башкаручы була.

Чыганак: bashinform.ru

БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәтеннән.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: