Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2024, 18:09

Мәктәпләрдә физкультура дәресен соңгы сәгатьләргә күчерергә уйлыйлар

Ни өчен дип уйлыйсыз? 

Мәктәпләрдә физкультура дәресен соңгы сәгатьләргә күчерергә уйлыйлар
Мәктәпләрдә физкультура дәресен соңгы сәгатьләргә күчерергә уйлыйлар

Мәктәпләрдә физкультура дәресен соңгы сәгатьләргә күчерергә кирәк, чөнки физик активлык уку процессына алама йогынты ясап, белем бирү сыйфатын төшерә, дип белдергән Дәүләт Думасының спорт комитеты рәисе урынбасары Әмир Хәмитов.

Депутат билгеләп үткәнчә, спорт уеннары белән каннары кызган балалар тиз генә тынычлана алмый һәм уку процессына ла озак кушыла.

"Әгәр физкультурадан соң киләсе дәрестә контроль эш тә планлаштыралган булса? Моннан биш минут элек йөгергән һәм сикергән бала ничек тиз генә игътибарын укуга җәлеп итә алсын?"- дигән Хәмитов.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: