Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Документ алыштырырга туры килгән очраклар да бихисап. Шул уңайдан кайсы документны нинди вакыт аралыгында, нинди инстанция аша алыштырырга кирәклеге турындагы мәгълүматның һәрберебезгә кирәге чыгарга мөмкин.
Алыштыру вакыты – 90 көн. Дәүләт пошлинасы – 300 сум. “Дәүләт хезмәтләре” аша алыштырып була.
Алыштыру вакыты – элекке паспорт фамилияне алыштырганнан соң 6 ай дәвамында гамәлдә була. Аннары сәяхәтләр өчен яңасын рәсмиләштерергә кирәк булачак.
Дәүләт пошлинасы: биометрияле чит ил паспортына – зурлар өчен 6 мең сум, 14 яшькә кадәрге бала өчен – 3 мең сум.
Иске үрнәктәге чит ил паспортын алыштыру өчен дәүләт пошлинасы – 2 мең һәм 1 мең сум. “Дәүләт хезмәтләре” аша алыштырырга була.
Дәүләт пошлинасы - 2 мең сум. “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша алыштырырга була. Яңа таныклыкның гамәлдә булу вакыты: медосмотрсыз – иске таныклыкныкы кебек, медосмотр белән – 10 ел.
СТСны яңаны рәсмиләштерергә, ә ПТСка үзгәрешләр кертергә кирәк. Дәүләт пошлинасы: СТС – 500 сум, ПТС – 350 сум. “Дәүләт хезмәтләре” аша алыштырырга була.
Шулай ук ОСАГО полисындагы мәгълүматларны үзгәртү өчен страховкалау компаниясенә фамилияне алыштыру турында хәбәр итәргә кирәк.
Страховкалау компаниясе аша бер ай эчендә алыштырыла
Номер элеккечә кала, ләкин фамилияне алыштыру турында хәбәр итәргә – АДВ-2 формасын тутырырга һәм аны эш бирүчегә яки турыдан-туры Русия Социаль фондына тапшырырга кирәк.
Фото: dimgrad24.ru