Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь 2024, 11:40

Теш дәвалаучылар үзләре килә

Башкортстанда СВОда катнашучыларның балалары, шәһәр һәм районнарыннан читкә чыкмыйча, тешләрен мобиль стоматология комплексларында дәвалый ала.

Теш дәвалаучылар үзләре килә
Теш дәвалаучылар үзләре килә

Бу күркәм гамәлбалалар стоматологиясе һәм ортодонтия үзәге белән Башкортстанның “Ватанны саклаучылар” төбәк фонды арасындагы килешү нәтиҗәсендә мөмкин булды.

   Документка чагыштырмача күптән түгел генә кул куелган, әмма Уфаның 3нче балалар стоматологиясе  поликлиникасы белгечләре август уртасыннан ук шушы изге максатта эшкә кереште. Иң беренче булып алар адреслы ярдәм белән  Благовещен һәм Нуриман районнарына юлландылар.

    "СВОда катнашучыларның балаларына стоматологик ярдәм күрсәтү  идеясе дәүләт социаль учреждениеләрендә яшәүче балаларны үз канаты астына алган “Тулпар“ мобиль стоматология комплексының күчмә эше процессында туды, - дип аңлатты Уфаның 3нче санлы балалар стоматология поликлиникасы баш табибы Римма Ганиева. – СВОдакатнашучыларга  ярдәм фондыҗитәкчесеГөлнурКолсарина махсус хәрби операциядәкатнашучыларның хатыннары һәм СВО ветераннарының тол хатыннары нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде.Менә шулай итеп, фондның безнең поликлиника белән хезмәттәшлек итүе турында документ кирәк дигән нәтиҗәгә килдек”.

    Килешүнеңиң төп плюсы – республиканың  һәр шәһәрендә һәм районында  фондның социаль координаторлары белән хезмәттәшлек итү.Алар үз территорияләрендәһәр сугышчыны һәм аның гаиләсенең барлык әгъзаларын белгәнгәкүрә, юлга чыгар алдыннан балалар стоматологлары барлык кирәкле мәгълүматны ала.

   Параллель рәвештә координаторлар  күп балалы гаиләләр, инвалидлар, аз керемле гаиләләр белән бәйле мәсьәләләрне  хәл итәргә булышалар. Күбесе ерак авылларда яшәгәнгә күрә, аларны мобиль стоматология комплексы туктаган урынга  алып килү өчен транспорт табарга һәм аннары өйләренә илтеп куярга кирәк. Барлык техник һәм оештыру мәсьәләләрен фонд вәкилләре үз өстенә ала.

   Башкортстанның СВОда  катнашучыларныңгаиләләренәярдәмитү буенчамондый тәҗрибәсеРФПрезидентыныңИдел буе федераль округыкаршындагытулы вәкаләтлевәкилеИгорьКомаровныкызыксындырды. Ул республикабыздагы бу күркәм эшчәнлек турындагы мәгълүматны бөтен Идел буе федераль округына таратырга тәкъдим итте.

  

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: