Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь 2024, 16:36

Нефтекама үсә, матурлана

Нефтекама үсә, матурлана
Нефтекама үсә, матурлана

Башкортстан Республикасының Нефтекама шәһәрендә, инфраструктура бюджет кредитлары (ИБК) акчаларын җәлеп итеп, биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүне дәвам итәләр. Корылмаларның куәте тәүлегенә 13 мең кубометрдан 41,2 мең кубометрга кадәр артачак. Төзелеш-монтаж эшләре 50% тан артыгракка башкарылган.

- ИБК шәһәрләр инфраструктурасын үстерүдә нәтиҗәле механизмнарның берсе булып тора. Нефтекама бүген актив төзелә. Агымдагы ел башыннан биредә 53 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9% ка күбрәк.

Яңа объект төзү киләчәктә шәһәрдә дистәләрчә мең квадрат метр яңа торакны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасы төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Артем Ковшов.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: