Җәмгыять
23 октябрь 2024, 06:44

МХОда әтисе белән очрашкан

Волонтер Лилия Сәгыйдуллина Курск өлкәсендә МХОда хезмәт итүче әтисе белән очрашкан.

МХОда әтисе белән очрашканМХОда әтисе белән очрашкан
МХОда әтисе белән очрашкан


Кызыкай йөрәге кушуы буенча махсус операциядә катнашучыларга һәм эвакуацияләнгәннәргә ярдәм итә.

Лилия әтисе МХОга киткәннән соң волонтер булып йөри башлый. “Курск өлкәсендә эшләргә команда җыя башлагач, Лилия беренче булып язылды. Ул әтисенең Курск чигендә булуы турында әйтте. Әтисе белән очрашуга ышанып бетмәсә дә, күңелендә аны күрү теләге бар иде. Безнең команда аңа сюрприз ясарга уйлады: ярты ел хезмәт иткән яугир һәм тылда ярдәм итүче кызы очраштылар”, - дип сөйләгшән Халык фронтының Башкортстандагы яшьләр канаты координаторы Рөстәм Сәләхетдинов. Бу Әтиләр көне уңаеннан аңа үзенчәлекле шундый бүләк булган.

“Кызымның курскида булуын белгәч, башта кыен булып китте. Монда тыныч түгел. Оештыручыларга зур рәхмәт әйтәм”, - дигән “мудрый” позывнойлы яугир.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас