Мошенникларга каршы тору өчен "икенче кул" механизмын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Аның асылы нәрсәдә? Файдасы булырмы?
Инсаф.
Чыннан да, өлкән яшьтәге кешеләрне финанс мошенникларыннан яклау максатыннан Русиядә “икенче кул" сервисын эшләтеп җибәрергә уйлыйлар – Дәүләт Думасы быел көзен шушы хакта закон проектын кабул итәргә планлаштыра. Әгәр аны кабул итсәләр, өлкән яшьтәге гражданнар акча күчергәндә гамәлне раслау өчен ышанычлы кешесен җәлеп итәргә мөмкин.
“Икенче кул“ механизмының максаты – төрле алдауларга ышанып, акчаларын мошенникларга күчерүче өлкәннәрне яклау. Һичшиксез, бу механизм финанс мошенникларының юлында көчле киртә булырга мөмкин, - дип исәпли РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Социаль өлкә иминияте һәм икътисады кафедрасы мөдире Александр Цыганов. – Аның асылы шунда – өлкән кеше үзенә бер “ярдәмче” билгеләячәк һәм аның ризалыгыннан башка акча күчерү мөмкин булмаячак”.
“Ярдәмче” ролендә өлкән кешенең туганы, якын кешесе булырга мөмкин. Ул 12 сәгать эчендә үз карамагындагы кешенең теләсә нинди түләүләрен расларга яки кире кагарга тиеш була. Шул рәвешле Русия Банкында халыкның социаль яктан иң зәгыйфь катламнарын финанс мошенниклары һөҗүмнәреннән сакларга өметләнәләр.
Закон проектына ярашлы рәвештә, “икенче кул” механизмы тере акча белән бәйле операцияләргә һәм СБП системасына кагылмый. “Бу җитешсезлекне төзәтерләр дип өметләнәм. Чөнки мошенниклар бу өлкәдә дә эшли”, - дип исәпли Александр Цыганов.
Фото: dzen.ru