27-28 октябькөннәрендә Уфа шәһәрендә этнотуризм буенча IV Халыкара форум узачак. Ул туристлык тармагы белгечләре өчен һөнәри дискуссия форматында мөһим вакыйга булачак. Чараны БРның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы, БР Туризмны үстерү үзәге оештыра.
- Этнографик туризм туристлык эшчәнлегенең мөһим аспекты булып тора, ул игътибарны төбәкләрнең мәдәни һәм тарихи потенциалына юнәлтә. Уникаль туристик маршрутлар туристларны җәлеп итә, сәяхәтчеләрне мәдәнияткә тартылырга ярдәм итә, – диде Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко.
Форумга бөтен Россиядән һәм якын чит илләрдән туристлык тармагы профессионаллары, этнографик һәм мәдәни оешмалар вәкилләре, практиклар җыелачак.