Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 октябрь 2024, 20:44

Музыка көн дә уйнап торачак

Яки ЦЦУда узган оперативкада яңгыраган төп белдерүләр.

Музыка көн дә уйнап торачак
Музыка көн дә уйнап торачак

Яки ЦЦУда узган оперативкада яңгыраган төп белдерүләр.

 

  Радий Хәбиров Уфада Владимир Путин белән эшлекле очрашуы турында сөйләде. Ул президентка Башкортстан үсеше турында сөйләде һәм федераль үзәк ярдәме таләп ителгән төп мәсьәләләрне билгеләде — транспорт инфраструктурасын, спорт объектларын, КумАППны үстерү һәм башкалар.

 Башкортстан башлыгы кадрлар алмашынуы турында хәбәр итте: Стәрлетамакның элеккеге мэры Рөстәм Газизов Башкортстан хөкүмәтендә вазифа биләячәк. Ә шәһәр башлыгы итеп элегрәк беренче урынбасары урынын биләгән Эмиль Шәймәрданов билгеләнде.

«Бөтен ил монда иде» : «Россия – спорт державасы» форумы Уфага төрле илләрдән һәм РФ төбәкләреннән 5 меңнән артык кунакны җыйды...

 

Радий Хәбиров ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексының икенче чиратын төзи башларга кушты.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны кимеде.

Уфадан Абхазиягә туры авиарейс җибәрергә планлаштырыла. Хәбиров БР Транспорт министрлыгына бу мәсьәләне эшләргә кушты –анда очачак авиакомпанияне табарга кирәк.

 

Башкортстанда җылылык җибәрүне Радий Хәбиров "өчле"гә бәяләде. Ике атна эчендә җылытуга кагылышлы 3 меңнән артык шикаять кергән. Гомумән алганда, йортларда җылылык буенча мөрәҗәгатьләр динамикасы кимүе күзәтелә. Башкортстанның барлык күпфатирлы йортлары һәм социаль объектлары җылыту системасына тоташтырылган.

 15 декабрьдән Уфа — Мәскәү — Уфа  49/50 санлы  яңа пассажир поезды хәрәкәтен башлап җибәрү планлаштырыла. Ул элеккегедән озаграк барачак, ләкин күбрәк, шул исәптән Ульяновск, Рязань һәм башка шәһәрләрне колачлаячак. Алдагысы (39/40) 24 сәгать йөрде, ә яңасы (49/50) — 28.

 

 Башкортстан башкаласы вокзалы ике катлы вагоннарны кабул итә һәм хезмәт күрсәтә алсын өчен 2027 елга «Уфа» депосын реконструкцияләүне тәмамлау планлаштырылган.

Радий Хәбиров Федоровка һәм Ермолаевода бассейннар төзүне төгәлләргә кушты. Республика  Башлыгы БР Төзелеш министры вазифаларын башкаручы Артем Ковшовка якын көннәрдә проблеманы хәл итү юллары турында, шул исәптән, кирәк очракта, бюджеттан тыш чыганакларны кулланып, хәбәр итәргә кушты.

 Халыкара санкцияләргә һәм халыкара исәп-хисаплар үткәрүдә кыенлыкларга карамастан, Башкортстан дөньяның 44 иленә продукция экспортлый.

Хәзер традицион партнерлар белән дә эш алып барыла, экспорт өчен яңа базарлар да үзләштерелә.

Уфа – Туймазы шәһәр яны поездын җибәрү планлаштырыла. Шулай ук 2026 елда Уфа – Белорет электричкасын Магнитогорскига кадәр, ә аннары Сибайга кадәр озайту планлаштырыла.

Башкортстанда: Уфа районының Булгаково авылында, Нефтекама янындагы Әмҗә авылында, Аскын районының Аскын һәм Салават районының Мөрсәлим авылында дүрт яңа янгын депосы төзеләчәк.

Уфада Агыйдел яры буендагы колоннаданың светмузыкасы көндәлек булачак.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: