Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 октябрь , 09:34

Стәрлетамак шәһәре түләүләрне ике тапкырга арттырган

МХОга хәрби хезмәткә барырга теләүчеләр өчен яңа мәгълүмат.

Стәрлетамак шәһәре түләүләрне ике тапкырга арттырган
Стәрлетамак шәһәре түләүләрне ике тапкырга арттырган

Башкортстанда контракт хезмәте өчен Стәрлетамактан түләүне ике тапкырга арттырдылар: хәзер ул 400 мең сум тәшкил итә. Шәһәр хакимияте матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Стәрлетамакта бер тапкыр түләнә торган сумма хәзер 1 млн 720 мең сум тәшкил итә. Русия Президенты карары нигезендә, Русия Оборона министрлыгы белән килешү төзегән МХО катнашучылары 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Федераль акчадан тыш, Башкортстанда яшәүчеләргә 505 мең сум, шулай ук Стәрлетамактан бер тапкыр бирелә торган 400 мең сум акча каралган. Моннан тыш, «Стәрлетамакводоканал» МУП предприятиесенә рәсми эшкә урнашканда хәрби хезмәткәр 200 мең сум, шәһәрнең мәдәният сараена эшкә урнашса - 205 мең сум күләмендә түләүләр алырга мөмкин. Вакантлы урыннар саны чикләнгән, дип билгеләп үтәләр хакимияттә. Шулай ук \аена 210 мең сумнан алып эш хакы каралган. Өстәмә бүләкләү махсус казанышлар — дошман техникасын кулга төшерү һәм юк итү өчен каралган. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен төбәктә 40ка якын ярдәм чарасы гамәлдә: шифаханәләргә бушлай юлламалар, салымнардан азат итү, базар бәясеннән түбәнрәк фатирлар, балалар өчен бушлай туклану һәм башкалар. Сугышчылар үзләре хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның барлык ташламаларын ала, белем алуны дәвам итү мөмкинлеге һәм эштә карьера үсү мөмкинлеге бар. Хезмәт хакын исәпкә алып, түләүләрнең гомуми суммасы 3 825 000 сум тәшкил итәчәк. Башкортстаннан контракт хезмәте турында тулырак башбат.рф сайтында яки +7 (347) 218-19-19 телефоны буенча шалтыратып белеп була.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: