Уфа шәһәрендә Элеватор урамындагы 15 нче санлы йортта урнашкан “Черемушки” сәламәтләндерү базасында ачылган бер тәрәзә режимындагы хәрби хезмәткә контракт буенча җыю пункты эшли башлады. Анда РФ Оборона Министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр килә башлады. Алар төрле белешмәләр җыеп бер инстанциядән икенчесенә йөрми: бөтен белешмәләрне дә бер урында булдырып, шунда ук медицина комиссиясе дә үтү мөмкинлеге бар.
Хәрби комиссариат хезмәткәрләре документлар тутыра, табиблар анализлар ала, банк хезмәткәрләре бөтен түләүләр күчәчәк банк картасын рәсмиләштерә.Шунда ук кунып, кайнар аш ашарга мөмкинлек бар.
Пункт ачылганнан соң ике көн эчендә анда 40лап ирекмән килгән. Республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич әйтүенчә, берьюлы монда 100 кеше куна ала.
Пунктка 18 яшьтән 65 яшькә кадәр ир-атлар мөрәҗәгать итә ала, моның өчен паспорт, хәрби билет, гаилә хәле турындагы документ, СНИЛС һәм ИНН кирәк.
Әгәр Элеватор урамына кадәр бару уңайсыз булса, контракт төзергә теләге булган кеше Революция урамының 156 санлы йортына бара ала, аннан ирекмәннәрне Элеватор урамындагы пунтка кадәр итеп кую мөмкинлеге бар.
Беренчеләрдән булып пунктка контракт төзер өчен Бәләбәй шәһәреннән Артур М. килгән. Ул армиядә хезмәт итмәгән, Ватан алдындагы бурычын үтәү теләге беркайчан да сүнмәгән.
“Минем МХОга хезмәткә киткән дусларым, танышларым күп”, - ди егет. “Кайтмаганнары да бар. Алар өчен барам”...
Белореттан килгән Дамир монда яңа дуслар табарга да өлгергән. “Бүген монда куначакбыз. Барсы да уңайлы”, - ди ул.
Башкортстаннан контракт буенча хәрби хезмәткә китү турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф сайтында яисә +7 (347) 218-19-19 номеры буенча шалтыратып белешергә була.