Һәрберебезнең әниләр һәм нәнәйләр, өлкән яшьтәге күршеләр авызыннан шундый сүзләр ишеткәне бардыр: “И-и-и, балалар, үз аякларыбызда йөреп торсак, шуннан да зуррак бәхет юк инде ул”. Чыннан да, аяк-кулларыбызның сау-сәләмат, хәрәкәтләребезнең җиңел булуы сөякләр ныклыгына бәйле. Ләкин барыбыз да моның шулай булуын аңлап, яшьтән сөякләрне ныгыту өстендә эшлибезме соң? Әгәр балачактан сөякләребез турында кайгыртмасак, өлкәнәя килә остеопороз дигән халәт белән күзгә-күз карашасыбызны беләбезме?
Шушы хакта без республикабызда гына түгел, чит өлкәләрдә дә остеопороз буенча киң танылган белгеч – югары категорияле табиб, травматолог-ортопед, Уфада остеопорозны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау үзәге җитәкчесе, остеопороз буенча Русия ассоциациясе Президиумы әгъзасы, “Остеорус” остеопороз белән авыручыларның Русия иҗтимагый оешмасының координацион советы әгъзасы, БДМУның медицина реабилитациясе, физик терапия һәм спорт медицинасы кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган табибы, республикабызның сәламәтлек саклау отличнигы Радик Зөфәр улы Нурлыгаянов белән әңгәмә кордык. Проблеманың актуальлеген күз уңында тотып, Радик Зөфәрович елның-елында шушы темага багышланган чараларда катнаша, докладлар белән чыгыш ясый, остеопорозны профилактикалау турында төпле киңәшләрен бирә.
Менә быел да Радик Зөфәр улы сентябрьдә Санкт-Петербургта узган остеопороз, остеоартрит авырулары буенча IX конгресста катнашып, әлеге дәрәҗәле чарада доклад белән чыгыш ясады.
“Радик Зөфәрович, конгресс ничек узды? Чыгышыгызда нәрсәләр турында сөйләдегез?”- дип кызыксындык без.
- Конгресс югары дәрәҗәдә узды, - дип тәэссоратлары белән уртаклашты табиб. - Соңгы 5 елда беренче тапкыр, ниһаять, без, остеопороз белән шөгыльләнүче табиблар, шушылай җыела алдык. Конгресс эшендә шулай ук башка илләрдән табиблар да катнашты. Дөрес, сәяси хәлләрне исәпкә алып, кайберләренә онлайн форматта чыгыш ясарга туры килде. Төрле ил табиблары остеопорозны диагностикалау һәм дәвалауның гомум проблемалары турында сөйләделәр. Конгресс җитәкчеләре миннән Уфада һәм республикада остеопороз буенча профилактик чараларда ирешкән уңышларым белән уртаклашуымны сорадылар. Бу җәһәттән без Русиядә алдынгы урынны алып торабыз дип кыю әйтә алам. Конгрессны ачу тантанасында уңышларыбыз “Русия Федерациясендә остеопороз проблемасын популярлаштыруда югары активлык өчен” Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде. Конгрессны оештыручыларны бу юнәлештә балалар белән эшләү тәҗрибәсе күбрәк кызыксындырды.
- Остеопорозны өлкәннәр авыруы дип беләбез түгелме? Шулай булгач, “балалар һәм остеопороз” төшенчәсе ничектер сәеррәк яңгыраган төсле...
- Әйе, остеопороз өлкәннәр авыруы булып санала. Ләкин төрле фәнни тикшеренүләрне өйрәнгәндә, шулай ук үз тәҗрибәбез нигезендә без өлкәннәр остеопорозының сәбәпләре нәкъ менә балалык һәм яшүсмерлек чорында ята дигән нәтиҗәгә килдек. Бу хакта мин элегрәк тә яздым, Русиянең фәнни журналларында да исбатладым.
Кеше организмы сөяк массасын 25-30 яшькә кадәр җыя. 40яшьтән соң организмда сөякләр җимерелү процессы башлана. “Яшең житсә кырыкка, эшең китә шырыкка" дип юкка гына әйтмәгәннәр.Ә 50яшьтән соң, бигрәк тә хатын-кызларда менопауза белән бәйле рәвештә, организмнан кальций юылып чыгу процессы тизләнә. Җенес гормоннары – эстрогеннар сөякләрдә кальцийны тотып торырга ярдәм итә, әлбәттә, әмма менопаузадан соң эстрогеннар кискен кими. Бу исә организмнан кальцийның югалуына китерә.
Ир-атларда бу процесс ун елга соңрак башлана. Шулай итеп, 25-30 яшькә кадәр сөяк массасын җыйган кеше гомеренең ахырына кадәр аны куллана гына. Әгәр ул сөяк массасын җитәрлек дәрәҗәдә җыймаса, өлкәнәя килә аның сөякләре зәгыйфь булачак һәм әз генә җәрәхәт алганда да сыначак...
Өстәвенә, остеопорозхәзер яшәрә. Балалар һәм яшүсмерләр арасында остеопороз һәм зур булмаган җәрәхәтләрдән сынулар күп.
- Сөякләр ныклы булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк соң, Радик Зөфәрович?
- Әти-әниләр балаларын балачактан ук сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтергә тиеш. Бу – аксымга, кальцийга һәм витаминнарга бай сәламәт туклану, физик күнегүләр ясау, саф һавада булу, тәмәке тарту, алкоголь куллану, компьютер, смартфон артында озак утыру, фаст-фудлар, газлы эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрдән баш тарту.
Бу җәһәттән балаларга әти-әниләр генә түгел, мәктәп тә, массакүләм мәгълүмат чаралары да ярдәм итәргә тиеш. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә сәламәт яшәү рәвеше культурасын тәрбияләү дәресләре үткәрелергә тиеш. Бу җәһәттән, без Русия дәрәҗәсендә генә түгел, дөньякүләм масштабта беренче тапкыр балалар белән эшли башладык. Моны мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары өчен остеопороз профилактикасы буенча сәламәтлек мәктәпләре дип атыйбыз.
Мин балалар өчен махсус рәвештә остеопороз турында гыйбрәтле әкият һәм хикәя яздым. Аларны профессиональ актерлар укып ишеттерә. Хәзер инде аларны балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә тыңлыйлар. Хикәядән бер өзек китерим әле:
Берничә атна элек Тимурның нәнәсе яткан җиреннән тора алмас хәлгә килде. Эш болай булды – алар, нәнәй һәм онык, җитәкләшеп юл аша чыгып баралар иде. Бер мәлне Тимур, бозлавык булганлыктан, таеп егылды. Фәнүзә нәнәсе оныгын егылудан тотып калырга тырышты, ләкин онык аны үзе белән бергә тартты...
Тимурга әллә ни зыян килмәде – тәне бераз авыртты һәм күгәрде генә. Ә менә нәнәсе егылган җиреннән үзаллы тора алмады инде. Аны "ашыгыч ярдәм" белән дәваханәгә алып китәргә туры килде. Анда өлкән яшьтәге әбигә күңелсез диагноз куйдылар – янбаш сөяге сынган. Остеопороз нәтиҗәсе. Табиблар Фәнүзә нәнәйгә, наркозны кичерә алмас дип, операциядән тыелып тордылар. Аны өйгә алып кайттылар. Хәзер ул ятып кына тора. Тимурның әнисе нәнәйне карарга дип ял алган. Озак вакыт бер хәлдә ятудан әбинең тәне авырта башлады, тире тишелү куркынычы туды.
Тимур да, аның сеңлесе дә бик борчыла. Элек, әти-әниләре эштә булганда, балалар нәнәй күзәтүе астында иде. Ул балаларны тәмле ризыклар белән сыйлады, әкиятләр сөйләде, кызыклы истәлекләр белән уртаклашты.
Тимур аптырый: нигә нәнәсенең генә янбаш сөяге сынган соң? Алар икәү бергә егылдылар бит. Нәнәйне аяктан егарлык нинди серле авыру соң бу – остеопороз? Малай сорауларына җавапны интернеттан эзли башлады һәм остеопорозның мәкерле чир икәнен белде. Баксаң, остеопороз сөяк сынмыйча үзе турында белгертми икән...
- Балалар белән тагын нинди чаралар үткәрәсез?
- Балалар бакчаларында сәламәтләндерү бәйрәмнәре, күңелле викториналар, лекцияләр, остеопорозны профилактикалау буенча балалар рәсемнәре конкурслары уздырабыз. Узган ел мондый конкурс Башкортстан Мәгариф министрлыгы белән берлектә үткәрелде. Анда 1300гә якын бала катнашты.Аның нәтиҗәләре буенча балалар республика Мәгариф министрлыгының, остеопороз буенча Русия ассоциациясенең һәм “Остеорус” Русия пациентлар җәмгыятенең Мактау грамоталары, бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Башлангыч сыйныф укытучылары өчен остеопорозны профилактикалау буенча сәламәтлек дәресләре үткәрү өчен методик кулланмалар язылды.
Минем остеопорозны профилактикалауга һәм дәвалауга кагылышлы эшем турында күп тапкырлар штабы Швейцариядә, Ньонда урнашкан Халыкара остеопороз фонды сайтында һәм бюллетеньнәрендә яздылар, шунда ук башка илләрне Русия, ачыграк итеп әйткәндә, Уфа үрнәгенә иярергә – остеопороз профилактикасы буенча балалар коллективларында аңлату эшен алып барырга чакырдылар.
Бездә пациентлар өчен дә, табиблар өчен дә остеопороз мәктәпләре бар. Димәк, без остеопорозны профилактикалау буенча Русия медицинасында бөтенләй яңа юнәлеш булдырдык дигән сүз. Матбугатта, телевидение һәм радиода чыгышлар ясау да үз нәтиҗәсен бирә – болар да остеопорозны профилактикалау чаралары, шулай бит?
Остеопороз — сөякләр муртая, тиз уалучанга әйләнә һәм теләсә нинди зур булмаган җәрәхәт аркасында да сынырга мөмкин булган халәт. Остеопорозны профилактикалауны балачакта ук башларга кирәк.
Беренче кагыйдә — сәламәт туклану.Кальций һәм Д витамины күп булган ризыклар ашарга кирәк. Онытмагыз, кальций – сөякләр өчен материал. Ул сырда, йогуртта, эремчектә, каймакта, сөттә, кунжутта, сельдерейда күп. Кальций яхшы сеңсен өчен ярдәмче - Д витамины кирәк. Ул скумбриядә, бавырда, майда, сөттә, йомыркада, гөмбәдә бар.
Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр бик файдалы – алар чын витаминнар хәзинәсе. Ә менә кофе, шикәр, тоз һәм фастфуд куллануны чикләргә кирәк.
Икенче кагыйдә – физкультура белән шөгыльләнү. Балаларга һәм яшүсмерләргә сөякләрне ныгыту өчен гантельләр, эспандер белән күнегүләр, скандинавия йөреше тәкъдим ителә. Тәмәке тартудан ерак торырга, компьютерда эшләү һәм телефон белән утыру вакытын чикләргә кирәклеген онытмагыз.