0 °С
Кар
РФ Хөкүмәте 2025 елда чит ил гражданнарына Русиядә вакытлыча яшәргә рөхсәт бирүче квотаны раслаган. Рөхсәткә ярашлы, киләсе елда 5500 мигрант мондый мөмкинлеккә ия булачак. Шулай ук, 1650 кешегә резерв квотасы да бар.
Бу документ РФ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыккан. Документта бу квоталарның Русия төбәкләренә бүленүе турында да мәгълүмат бар. Иң күбе Мәскәү шәһәренә – 1000 рөхсәт бирелгән. Башкортстанга 100 квота бүленгән.