Җәмгыять
15 октябрь 2024, 16:10

“Русия – спорт державасы" форумы Уфада

Бу көннәрдә транспорт ничек йөри, нинди урамнар ябыла?

“Русия – спорт державасы" форумы Уфада“Русия – спорт державасы" форумы Уфада
“Русия – спорт державасы" форумы Уфада

Шәһәр халкына һәм башкала кунакларына бу көннәрне маршрутны алдан планлаштырырга һәм парковка урыннарын сайларга кирәк.

17-19 октябрьдә Уфа Русиянең спорт башкаласына әйләнәчәк. «Русия – спорт державасы» Халыкара спорт форумы кысаларында Башкортстан башкаласында илнең һәм дөньяның барлык почмакларыннан 150 дән артык Олимпия чемпионнары һәм тренерлары катнашында берничә чара узачак.

Төрле илләрдән биш меңнән артык спорт һәм эшлекле даирә вәкилләре катнашыр дип планлаштырыла. Алар арасында – Палестина, Камерун, Намибия, Сербия, Бахрейн, Ирак, Казахстан һәм башкалар. Форум өч көн дәвам итәчәк һәм 19 октябрьдә «Халыкара йөреш көне» белән тәмамланачак. Анда республиканың 25 меңләп кешесе һәм башкала кунаклары катнашачак.

 Мондый массакүләм чараларны үткәрү  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүне таләп итә, шуңа күрә транспорт хәрәкәтен вакытлыча туктатмыйча мөмкин түгел.

Тулырак бу хакта сылтама буенча кереп укый аласыз:  https://dev2.gorodufa.ru/about/info/news/15102024-forum-rossiya-sportivnaya-derzhava-v-ufe-perekrytiya-i-transport/ 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас