Тәүлек эчендә Башкортстанда яшәүчеләр мошенникларга 4 миллион сум акча күчергән.
Иглин районында медицина учреждениесендә эшләүче 51 яшьлек ханым полициягә мөрәҗәгать иткән. Ханым мошенниклар тозагына эләгеп, 2,5 миллион сумнан артык кредит рәсмиләштергән һәм аларны ике атна дәвамында аферистларга күчергән. Максаты - өстәмә керем эшләү булган. Ләкин ул баемаган, алданган гына.
Уфа шәһәре буенча 5нче полиция бүлегенә 65 яшьлек пенсионер хатын мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Мошенниклар аны 500 мең сум күләмендә акча запасын “хәвефсез счетка” күчерергә күндергән. Нәтиҗә бер – пенсионер акчасыз калган.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Социаль челтәрләрдә аралашканда уяу булыгыз. Шикле сылтамалар һәм тикшерелмәгән сайтларга күчмәгез. Уяу булыгыз, мошенникларның хәйләләренә эләкмәгез.