Җәмгыять
14 октябрь 2024, 09:41

Сораулар күп...

Башкортстанның Җәмәгать палатасы халык һәм коммерциягә карамаган оешмалар белән берлектә күпләрне борчыган проблемалар турында фикер алышу өчен урыннарга чыга.

Сораулар күп...Сораулар күп...
Сораулар күп...

Башкортстанның Җәмәгать палатасы халык һәм коммерциягә карамаган оешмалар белән берлектә күпләрне борчыган проблемалар турында фикер алышу өчен урыннарга чыга.

   2-10 октябрь көннәрендә Башкортстанның җәмәгать палатасы муниципаль җәмәгать палпталары белән берлектә республиканың 6 районында һәм 2 шәһәрендә күчмә очрашулар үткәрде. Болар – Авыргазы, Гафури, Уфа, Бөрҗән, Бүздәк, Дәүләкән районнары һәм Уфаның 6 районы һәм Стәрлетамак шәһәре.

   Очрашуларда 600дән артык кеше катнашкан.

   Җанлы әңгәмәләр вакытында республика халкы үзләрен кызыксындырган һәм борчыган күп сорауларга җавап ала алды, консультацияләрдә булды, теләгәннәр үз сорауларын язма рәвештә тапшырды.

   Мондый диалог форматында узган очрашулар контрольгә алу өчен түгел, ә урыннардагы активистларга һәм коммерциягә карамаган оешма вәкилләренә ярдәм күрсәтү максатында оештырыла.

   Башкортстан Җәмәгать палатасының күчмә чаралары быел җәйдән башлап үткәрелә, алар ел ахырына кадәр  дәвам итәчәк.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас