Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 октябрь 2024, 20:51

Номерларны яшергән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәчәкләр

Владимир Путин яңа канунга кул куйды.

Номерларны яшергән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәчәкләр
Номерларны яшергән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәчәкләр

Русия Президенты Владимир Путин автомобильнең дәүләт номерын яшерергә мөмкинлек бирә торган җайланмаларны куллану өчен 1,5 елга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турындагы канунга кул куйды.

Яңа закон нигезендә машина номерларын күрергә комачаулый торган, я аларны төрен үзгәртергә яки яшерергә мөмкинлек бирә торган җайланмалар кулланып җиһазландырылган дәүләт билгесе булган транспорт белән идарә иткән өчен административ җаваплылык чаралары көчәйтелә. Әлеге хокук бозу өчен күрсәтелгән җайланмаларны конфискацияләп, 1,5 елга кадәр  транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза карала.

Моңа кадәр номерлары пычрак яки укылмый торган булган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен водительгә 500 сум штраф салына иде. Номерларсыз йөргән, аларны яшергән яки үзгәрткән өчен 1 айдан 3 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә яки 5 мең сум штраф түләтелде.

Чыганак: Лента. ру

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: