Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 октябрь 2024, 21:41

"Егетләр белән горурланабыз!"

Күмертау шәһәре хакимияте башлыгы Олег Астахов Донбасска барган чираттагы гуманитар йөкне озатып барды.

"Егетләр белән грурланабыз!"
"Егетләр белән грурланабыз!"

Күмертау шәһәре хакимияте башлыгы Олег Астахов Донбасска барган чираттагы гуманитар йөкне озатып барды. МХОда катнашучыларның соравы буенча анда мотоцикллар, 1 мең литрлы еврокуб сулар һәм генераторлар алып бардылар. Яугирләр якташларыннан бензопычкылар, челтәрләр, җылылык радиаторлары, пропанлы баллоннар, яшеренү материаллары алдылар.

“Шушы көннәрдә МХО зонасыннан кайттым, - дип үз тәэссоратлары белән бүлешкән шәһәр хакимияте башлыгы. –– - Якташлар белән очраштык, барсына да туганнарыннан сәламнәр җиткердем. Ватанны саклаучы егетләр өчен чын горурлык хисләре туа. Аларның елмаюлы йөзләрен күрүе, изге теләкләрен ишетүе рәхәт”.

МХО зонасына  Арханегль районынннан да 30 кубометр урман материаллары җибәрелгән иде. Гуманитар йөкне Архангель районы хакимияте башлыгы Айрат Сәетгалин озата барды.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: