+1 °С
Болытлы
1 ноябрьдән махсус хәрби операциядә катнашу турындагы белешмәне Госуслуги порталы аша алып булачак. РФ Хөкүмәте премьер-министры Михаил Мишустин шул турыдагы карарга кул куйды.
Элек мондый белешмәләрнең бердәм үрнәге юк иде. Аларны я хәрби комиссариатлар, я хәрби часть командирлары гына бирә иде. МХОда катнашучылар һәм аларның туганнарына җайсызлыклар тудыра иде.
“Бу белешмәләр ярдәмендә яугирләр төбәк властьлары билгеләгән үзләренә тиешле бөтен социаль ярдәмнәрне дә ала алачаклар”, - диләр Хөкүмәттә.
Чыганак: bashinform.ru