2025 елдан электр энергиясе өчен 7% ташлама бирә башлаячаклар дип ишеттем. Аңа кемнәр дәгъва итә ала?
Ирина Кәлимуллина.
- Яңалык2025 елдан үз көченәкерәчәк. Эш шунда – әгәр электр энергиясе белән тәэмин итүче компания исәпләү приборларын, ягъни счетчикларны алыштыру вакытын бозса, биредә яшәүчеләр ташламагахокук алачак, - дип аңлата адвокат Ольга Сулим. – Хөкүмәтнең коммуналь хезмәтләр күрсәтү турындагы карары нигезендә, торак йортларда электр энергиясен файдалануны исәпкә алу өчен нәкъ менә территориаль электр энергиясе белән тәэмин итүчеләр җаваплы.
Кулланучы счетчикларны алыштыруга гариза биреп, ярты ел узса, ә счетчикны беркем дә алмаштырмаса, электр энергиясе өчен түләү 7% ка кими.
Ташлама счетчик урнаштыру буенча эшләрне башкару вакыты чыккан һәр айга кагыла һәм тәэмин итүче оешма клиент алдындагы барлык йөкләмәләрне үтәгәнчегә кадәр биреләчәк.
Фото: forpost-sz.ru