Чыннан да, хәзер шундый заманда яшибез: авыл җирендә булса – авылдашлар чаты, шәһәрдә булса – йорт чаты, подъезд чаты, хәтта этаж чаты булдыралар да, барлык яңалыклар турында шунда сөйләшәләр, киңәшләшәләр, тиргәшәләр, хәтта судлашуга кадәр барып җитәләр.
Әлбәттә, мессенджерларда күршеләр чаты, иң беренче чиратта, гауга куптару, нигезсез гаепләү һәм күршеләргә пычрак ату өчен түгел, ә оператив фикер алышу һәм проблемаларны, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү өчен булдырыла.
Русия Юристлары ассоциациясе әгъзасы, медиатор Ангелина Малышева аңлатуынча, әңгәмәдәшкә хөрмәт күрсәтү турындагы таләп күршеләр чатына гына түгел, ә аралашуның теләсә нинди башка формаларына да кагыла.
"РФ Гражданнар Кодексының 152 маддәсе нигезендә, кеше үзен хурлаучы мәгълүматларны кире кагуны таләп итәргә хокуклы. Әгәр дә эш артык тирәнгә киткән һәм ул мәгълүматлар башкаларга да билгеле булган икән, мондый мәгълүматны чаттан алып ташлауны таләп итәргә мөмкин.
Күршеләр чатында мыскыл итүләр өчен штраф каралган: гражданнар өчен - 1 мең сумнан алып 3 мең сумга кадәр, вазифа биләгән затлар өчен – 30 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр, оешмалар өчен – 100 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр.
Әгәр мыскыл итү “публичное” булса, штраф күләме арта: гражданнар өчен – 5 мең сумнан алып 10 мең сумга кадәр, вазифа биләгән затлар өчен – 50 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр, оешмалар өчен – 200 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр. “Төркем чатларында мыскыл итү нәкъ “публичное” санала”, - ди Ангелина Малышева.
Шуның белән бергә, кимсетелгән гражданин әхлаки зыянны компенсацияләүне таләп итә ала.
Фото: baconpodcast.com