Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2024, 10:35

80 яшьтән өлкәнрәкләр өчен яңалык

Киләсе елдан 80 яшьтән өлкән гражданнарга опекунлык итүне рәсмиләштерергә кирәк булмаячак.

80 яшьтән өлкәнрәкләр өчен яңалык
80 яшьтән өлкәнрәкләр өчен яңалык

Киләсе елдан 80 яшьтән өлкән гражданнарга опекунлык итүне рәсмиләштерергә кирәк булмаячак, янәсе, өстәмә түләүне барысына да түләячәкләр дип ишеттек. Шул дөресме?

    Русия Социаль фондының БР буенча бүлегендә хәбәр итүләренчә, 2025 елның 1 гыйнварыннан 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның һәм 1 төркем инвалидларның пенсияләренә 1380 сум өстәмә (урал коэффициентын исәпкә алып)  билгеләнәчәк.  Ул ел саен пенсия белән бергә индексацияләнәчәк.  

 - Бүген бу түләүләрне 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларны һәм 1 төркем инвалидларны карый торган кешеләр ала, - дип аңлатты бүлек идарәчесе Фәнил Вахитов. - Түләүләр өлкән кешене караучы  гражданнарныңгаризасыбуенча билгеләнә, ә өлкән кеше бу хакта язма рәвештә расларга тиеш.Акчаларпенсия белән бергә исәпләнә.

   Киләсе елдан 1380 сум күләмендәге өстәмә түләү барлык 80 яшькә җиткән гражданнарның һәм 1 төркем инвалидларның пенсияләренә автомат рәвештә билгеләнәчәк.  Беркая да мөрәҗәгать итү, шулай ук тәрбияләүче кеше турында мәгълүмат бирү дә таләп ителми.  

  1 төркем инвалидларны карау буенча 1380 сум түләүгә карата да шундый ук үзгәрешләр булачак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: