Лауреатларны Башкортстан Республикасы башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Азат Бадранов котлады.
– Бүген фәнни-техник прогресс үсешенә, димәк, республикабызның чәчәк атуына зур өлеш кертүчеләрне бүләклибез. Республика җитәкчелеге яшь галимнәрне кызыксындыру һәм аларга ярдәм итү җәһәтеннән күпсанлы чаралар күрә. Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт республика премиясе – бу юнәлештә алып барылучы системалы эшнең ачык мисалы. Быел тәкъдим ителгән эшләр фәнни әһәмияткә ия, аларны гамәлдә куллану мөмкинлеге бар, – дип билгеләде ул.
Автор фотосы.