Башкортстанда өч яшь мотоциклчы хәбәрсез югалган. Бу хакта «ЛизаАлерт Башкортостан» эзләү отряды активистлары сөйләгән. Волонтерлар хәбәр иткәнчә, кичә, 8 октябрьдә, ир-атлар мотоциклларда Иглинннән Ассы авылына таба киткәннәр. Хәзерге вакытта аларның кайда булуы билгесез.
Беренче югалучының исеме Айгиз Сәеткулов. Аңа 23 яшь. Билгеләр: буе 175 сантиметр, чәче кара һәм күзләре коңгырт. Төрле төстәге мотоэкипировкада һәм мотошлемда.
Икенчесе - Артем Гарифуллин, 27 яшь. Билгеләр: буе – 170 см, чәче кара, күзләре коңгырт. Төрле төстәге мотоэкипировка һәм мотошлем кигән.
Өченчесе - Руслан Дәүләтшин, 34 яшь. Билгеләре: буе – 180 см, пеләш, соры-зәңгәр күзләре. Төрле төстәге мотоэкипировка һәм мотошлем кигән.
«ЛизаАлерт Башкортостан» волонтерлары югалганнарның кайда булуы турында мәгълүматка ия булганнарның 8 (800) 700-54-52 яки 112 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорый.