Башкортстан Республикасы делегациясе бу көннәрдә Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә уза торган «Алтын көз» 26 нчы Русия агросәнәгать күргәзмәсендә һәм «Агросалон-2024» халыкара күргәзмәсендә эшли башлады.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Илшат Фазрахманов көннең беренче яртысында «Агросалон-2024» күргәзмәсендә тракторлар, комбайннар, авыл хуҗалыгы агрегатлары экспозициясе белән танышты, техника җитештерү буенча эре компанияләр вәкилләре белән очрашулар үткәрде. Төбәк агар ведомствосы башлыгы азык әзерләү техникасы җитештерү буенча дөньякүләм лидер булган "Krone" компаниясе вәкилләре белән сөйләштеләр.
- Республикада 30 индустриаль сөтчелек фермасы төзүне планлаштырабыз, әле 21 ферма бар.Монда сезнең техникадан башка булмый, - диде ул. - Безнең аграрийлар сезнең агрегатларның мөмкинлекләрен беләләр, аларны сатып алырга уйлыйлар. Илшат Фазрахманов башкорт аграрийларының күптәнге партнерлары - Белоруссиянең "Гомсельмаш" һәм МТЗ компанияләре, илебезнең "Ростсельмаш"холдингы җитәкчелеге белән дә очрашты. Яклар техника белән тәэмин итүне арттыру буенча планнар турында фикер алыштылар.