Подмосковьеның Серпухов шәһәрендә яшәүче хатын квадробер булып кыланган кызына вакцина кадауны һәм чип куюны таләп иткән.
Regions басмасы язуынча, хатын 12 яшьлек кызы белән ветеринария клиникасына килгән. Ул балага карта ачуларын һәм котыру чиреннән прививка ясатуларын таптырган. Бу процедураларга өстәп хатын кызына чип куйдыртуны да сораган.
Башта клиниканың администраторына ана кешенең әйтерсең лә баласына “күрәсеңме, берни ди килеп чыкмаячак” дигәнне дәлилләргә тырышуы тоелган. Әмма клиника бу хезмәтләрне үтәүдән баш тарткач, ана кеше ачуланган.
“Дүрт аяклап йөргән һәм кычкырып мияулаган кыз баланы һәм аның әнисен тынычландырырга дип холлга учреждение директоры һәм медиклар җыелды,” – дип сөйләгәннәр бу сәер вакыйга турында клиникада.
Ана белән кыз баланы тынычландырырга тырышып, клиника белгечләре бу процедураларны бары тик хайваннарга гына ясауларын аңлатканнар. Ахырда полиция чакыртырга янагач кына хатын һәм аның кызы кайтып киткән.
Әйткәндәй, соңгы арада киң таралган квадроберлык юнәлешен тыярга кирәк дигән фикерләр яңгырый башлаган иде.
Әмма Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб квадроберларны законнар белән тыю идеясенә карата үз фикерен белдергән.
Депутат бу башлангычны тәнкыйтьләгән.
“Төкерергә, сүгенергә, эт савытыннан азык яларга ярамаганлыгын законнар чыгару ярдәмендә тыю бик кыйммәткә төшә. Бүгенге көндә бездә иҗтимагый тәртипне үтәү һәм саклау буенча барлык кануннар да бар. Ә калган күренешләр җәмгыятьтәге теге яисә бу җитешсезлекләргә игътибарны арттыра гына”, – ди ул.
“Балачакта без барыбыз да чыршы тирәли куян булып сикергәләгәнбездер – бу квадроберлыкмы? Минемчә, юк. Шуңа күрә конкрет рәвештә без нәрсәне тыярбыз соң? Без, нәрсә, кемгә маска кияргә рөхсәт ителә, ә кемгә – юк, икәнлекне закон итеп чыгарырбызмы?” – дигән Бессараб.
Чыганак: lenta.ru