Русия Фәннәр академиясе академигы, фән докторы, профессор Ренат Акчурин бүген, 6 октябрьдә, 78 яшендә вафат булды.
Ренат Сөләйман улы Акчурин - Русиянең легендар шәхесләренең берсе. Ул бездә генә түгел, чит илләрдә дә кан тамырлары һәм кардиохирургиядә уникаль юнәлешләрне үстергән галим һәм белгеч буларак билгеле.
Акчурин Башкортстан һәм Татарстан фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Русия һәм чит илләрдә күптөрле мактаулы исемнәргә лаек булган хирург иде.
Ренат Акчурин меңнәрчә кешенең гомерен саклап калган табиб. Аның пациентлары арасында гади кешеләрдән башлап, дәүләт җитәкчелегендә эшләүчеләр дә бар. Ул Русиянең беренче президенты Борис Ельцинның йөрәгенә дә операция ясаган иде.
Чыганак: Лента. ру