Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2024, 09:32

Югалган яугирне кайдан эзләргә?

“Ватанны саклаучылар” фонды белгечләре тулысынча мәгълүмат бирә.

Югалган яугирне кайдан эзләргә?
Югалган яугирне кайдан эзләргә?

“Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстандагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина һәм РФ Тикшерү комитетының Уфа гарнизоны буенча хәрби тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Антон Сыроватко махсус хәрби операция зонасында хәбәрсез югалганнарның хатыннарын һәм туганнарын кабул итте.
Югалган яугирне кайдан эзләргә? Аңа тиешле булган түләүләрне ничек алырга? Яраланганнан соң дәвалану һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
“Ватанны саклаучылар” фонды белгечләре аларга тулысынча мәгълүмат бирде, беркемне дә ялгыз калдырмаулары, нәтиҗәсе булганчы аларга ярдәм итәчәкләре турында җиткерделәр.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: