Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь , 09:36

“Ватан чакыруы буенча”

Стәрлетамак шәһәре журналистлары махсус хәрби операциядә катнашучылар турында китап язган.

“Ватан чакыруы буенча”
“Ватан чакыруы буенча”

Стәрлетамак шәһәре журналистлары махсус хәрби операциядә катнашучылар турында китап язган. Китапка “Ашкадар” гәзитенең баш мөхәррире Рәмил Мансуров, шулай ук аның хезмәттәшләре Фаяз Йомагуҗин, Алексей Матвеев, Екатерина Яковлева, Марина Воронова һәм Эльдар Фаттаховның очерклары кергән.
Рәмил Мансуров Донбасска командировкага барган вакытында Русия Геройлары Миңнегали Шәйморатов, Александр Достовалов исемендәге батальонда хезмәт итүче якташларыбыз белән очрашкан. Сугышка кадәр яугирләр укытучы, авыл хуҗалыгы белгече, водитель, төзүче булып эшлиләр. Баш мөхәррир аларның күпләре белән тыныч тормышта танышып, алар турында мәкаләләр дә язган булган. Илдә махсус хәрби операция башлангач, алар Ватаныбыз язмышына битараф кала алмый, Оборона министрлыгы белән контракт төзеп фронтка юлланалар. Яу барышында батырлыклар күрсәтәләр, дәүләт бүләкләре алалар.
“Ватан чакыруы буенча” дип исемләнгән китап меценатлар ярдәме белән дөнья күргән. Аны “Эмир” позывнойлы яугир “Башкортстан” полкында хезмәт итүчеләргә алып барган.
“Донбасска командировкага “Башинформ” мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Руслан Шәрәфетдинов, хәбәрче Эдуард Кускарбеков белән бардым, - дип искә ала Рәмил Мансуров. – Бу командировка минем өчен дулкынландыргыч вакыйга булды. Яугирләрне өйләренә кайткач күрү бер хәл. Ә аларны урманда, блиндажда, танклар янында күрү бөтенләй башкача. Баш очларында туктаусыз пилотсыз очучы аппаратлар, “зенитка”лар сызгырып торганда яугирләребез Ватаныбызны саклый, ата-бабаларының эшен дәвам итә”.

Фото: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: