Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь , 12:50

Болгаркадан зыян күргән иргә операция ясаганнар

Күрәчәгең булса, күркә талап үтерә, ди. Ходай барчабызны да бәла-казалардан сакласын.

Болгаркадан зыян күргән иргә операция ясаганнар
Болгаркадан зыян күргән иргә операция ясаганнар

    Нефтекама хирурглары болгарка дискыннан зыян күргән 58 яшьлек ир-атның гомерен саклап калган. Эш вакытында диск инструменттан чыгып очкан һәм ирнең трахеясенә, кимерчәкләргә, муен мускулларына һәм тавыш ярыларына җитди зыян китергән.

 Социаль челтәрләрдә БР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, иргә ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Хирурглар катлаулы операция ясап,  сулыш юлларының үтә алучанлыгын тергезгәннәр, тавыш бәйләвечләре пластикасы һәм трахеостомия эшләгәннәр.

Саксызлык төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шул хакта  онытырга ярамый. Болгарка – куркыныч инструмент.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: