Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2024, 13:15

Белорет тавында ике кыз адашкан

Менүен менгәннәр, төшкәндә ориентирны югалтканнар шул.

Белорет тавында ике кыз адашкан
Белорет тавында ике кыз адашкан

   Белорет районында Беренче Малиновая тавында урманда 25 яшьлек ике кыз адашкан. Гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитетының матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, кызлар тауга менгәннәр, ләкин сукмактан төшкәндә ориентирны югалтканнар.

   Шулай да кызлар югалып калмаганнар, ашыгыч хезмәтләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Кызлар белән элемтәгә кергәч, коткаручылар аларга геолокацияне ничек җибәрергә икәнен аңлатканнар һәм үзләрен тапканчы беркая китмәскә, урында калырга кирәк, дип кисәткәннәр.

   Коткаручыларның да, кызларның да оперативлыгы һәм дөрес гамәлләре нәтиҗәсендә аларның кайда икәнлеген бик тиз ачыклый алганнар. Коткаручылар адашкан кызларны машиналарына кадәр озата барганнар, аннары инде  алар ярдәмгә мохтаҗ булмаганнар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: