Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 октябрь , 11:19

Хәзер штраф түләп кенә котылып булмаячак

Күптән шулай кирәк иде! 

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Русиядә дәүләт автомобиль номерларысыз һәм  аларны яшереп, маскировкалап йөргән өчен җаваплылыкны катгыйлатачаклар. Дәүләт Думасы депутатлары тиешле төзәтмәләрне икенче һәм өченче укылышта кабул иткән.

Ягъни закон бозган очракта водительләрне бер елдан алып ел ярымга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр (бүгенге көндә 5 мең штраф яисә өч айга кадәр водитель таныклыгыннан мәхрүм итү каралган).

“Номерларны  идентификацияләүгә комачаулый торган я аларны төрләндерергә яки яшерергә мөмкинлек бирә торган җайланмалар кулланып җиһазландырылган дәүләт теркәү билгеләре булган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкны арттыру максатында  әлеге җайланмаларны конфискацияләп транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер елдан алып ел ярымга кадәр мәхрүм итү тәкъдим ителә”, — диелә аңлатма язуында.

Законны кабат бозган очракта  машина йөртүче водитель таныклыгыннан 1 елдан  1,5 елга кадәр мәхрүм ителәчәк. Шундый ук җаваплылык  номерсыз машина белән идарә иткән очракта да янаячак.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: