Башкортстан хөкүмәтендә авыл хуҗалыгы малларын һәм кош-кортларын исәпкә алу турында фикер алыштылар.
Премьер-министр вазифаларын башкаручы Андрей Назаров җитәкчелегендә узган Башкортостан Республикасы Хөкүмәте утырышында авыл хуҗалыгы малларын идентификацияләү һәм теркәү эше, шулай ук төбәкнең агросәнәгать комплексын үстерүдә аның әһәмияте каралды.
2018 елдан республикада терлекләрне идентификацияләү һәм теркәү буенча чаралар башланды, әмма ул вакытта исәпкә алу һәм маркировкалау өчен норматив-хокукый база юк иде. Утырышта идентификация буенча «Юл картасы» расланды, бу авыл хуҗалыгы терлекләрен маркировкалау һәм исәпкә алу буенча масштаблы эш өчен башлангыч нокта булды.
«Илнең аерым төбәкләрендә терлекләрнең йогышлы авырулар чыганакларын даими ачыклауны исәпкә алып, авыл хуҗалыгы терлекләренең баш санын оператив мониторинглау аеруча әһәмияткә ия була. Ул эпизоотик иминлекне тәэмин итүнең кирәкле шарты булып тора», - дип ассызыклады Андрей Назаров.