Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 октябрь , 20:25

Максим Забелин вазыйфасында кала

Республика Башлыгы Радий Хәбиров указы белән Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе итеп Максим Забелин билгеләнде.

Максим Забелин  вазыйфасында кала
Максим Забелин вазыйфасында кала

Республика Башлыгы Радий Хәбиров указы белән Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе итеп Максим Забелин билгеләнде.

Аның хакында кыскача белешмә: Забелин Максим Васильевич 1979 елның 17 июлендә Курск өлкәсе Суджа районының Гончаровка авылында туган. С. Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясен (Санкт-Петербург) тәмамлаган, Русия Оборона министрлыгы табибларын камилләштерү институтының клиник ординатурасын, Русия Федерациясе Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган. Русия Федерациясе Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә MBA дәрәҗәсен алган. Медицина фәннәре докторы.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: