Уфа шәһәренең Дим районы хакимияте башлыгы Антон Тарасов махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Ильяс Вострецов белән очрашты. Ул МХОның беренче көненнән үк хезмәт итә.
“Ильяс хезмәтенең беренче көненнән үк кыюлык күрсәтте, - диде Антон Тарасов. – Күрсәткән батырлыклары өчен ул “Батырлык өчен” медале белән дә бүләкләнде”.
Очрашуда хакимият башлыгы яугиргә контракт төзергә теләүчеләрне кызыксындырган байтак кына сорауларны бирде: фронтка китәр алдыннан Ильяс нинди әзерлек үткән, әлеге вакытта аның подразделениесы ниләр белән шөгыльләнә һәм башкалар.
Фронтка китәр алдыннан бөтен азык-төлекне яхшылап әзерләп, экипировкаларны, коралларны тикшереп чыгарга кирәк, ди яугир. Кыска вакытлы ялларга кайту кәефне күтәрә, җиңүгә дәрт өсти.
“Күп подразделениеләр урманда яши, - ди ул. – Шуңа аларга электр җиһазлары, бензопычкы, генераторлар кирәк. Кыш якынлаша”. “МХОга контракт төзеп баруны ныклап, аек баштан уйлап эшләргә кирәк. Агрессия белән барырга ярамый. Анда ничә айлар буена сугышкан ирләр коллективына барасыз бит. Инструкторларны яхшылап тыңларга кирәк”, - дигән теләкләрен җиткерә яугир.
Авыр яраланганнан соң Ильяс “Март” позывнойлы яугирнең ярдәме белән исән калган. “Ул миңа сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтте, кулларым белән аягымны гына бәйләмәде, бөтен тәнемне бәйләде, уколлар ясады. Димәк ,ул медик булмаса да, инструктажны яхшы тыңлаган һәм өйрәнгән”.
Антон Тарасов яугиргә бензопычкы бүләк итте. Социаль челтәрләрдә хакимият башлыгы Ильясны шушы көннәрдә кызы тууы белән котлап язды. “Сезнең исән-сау кайтугызны көтеп калабыз”, - диде ул.