Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь , 15:25

“Юлдаш”лар аралашу, дуслык бәйрәменә килде

 "Юлдаш" радиосы коллективы бүген Ишембайда!  

“Юлдаш”лар аралашу, дуслык бәйрәменә килде
“Юлдаш”лар аралашу, дуслык бәйрәменә килде

 Аларны өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга стационар социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә көткәннәр.

    Монда күптән түгел бинаны ремонтлаганнар. Әбиләр һәм бабайлар яңартылган бинада эфир аша үзләренең көннәрен җыр-моңнар һәм  шаяртулар, уеннар белән шатландыручылар белән очрашуга бик шат булды.

   Әлегә тиклем мондый аралашу эфир дулкыннары аша гына булса, бүген күзгә-күз карап очрашу бик җанлы, җылы, ихлас үтте.

   Радио хезмәткәрләре өлкәннәр көнен бергәләп үткәрү өчен күчтәнәчләр һәм зур булмаган концерт белән килгәннәр. Ә хәбәрчеләр инде аралашып кына калмый, язмыш кушуы буенча бирегә килеп эләккән кешеләрнең тормыш юлын, хезмәт батырлыкларының тарихларын да язып алалар.

    Интернатта олы йөрәкле, мәрхәмәтле кешеләр эшли. Алар үз карамагында булган кешеләр өчен чын мәгънәсендә туганга әверелгән.

   Бу чараның инициаторы – социаль эш буенча белгеч Сәлимә Ишмөхәммәтова. "Теге өсәү" һәм "Юлдаш" радиосының популяр алып баручылары, журналистлары белән очрашу махсус интернатта яшәүчеләрнең ялгыз йөрәкләрендә онытылмаслык якты тәэсир калдырды. Аралашу,  дуслык, үзара аңлашу бәйрәме "халык" радиосы хезмәткәрләре өчен дә бик озак истә калыр һәм тормышның тиз үтүе, сүнмәс хисләр һәм кешелекнең асыл кыйммәтләре турында искә төшерер....

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: